Күңел җылыларын бүләк итәләр
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йорты кайбер кешеләр өчен ышанычлы сыену урыны булып тора, биредә җылы, уңайлы, һәм әйтергә кирәк, иртәгесе көн турында уйламыйча, тыныч күңел белән яшәргә була.
Стационар типтагы интернат 102 койка-урынга исәпләнгән.
20 елдан артык тарихы булган интернат-йортта барысы да диярлек үзгәртеп корылган. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларга яшәү өчен куркынычсыз шартлар тудырылган, урын өстендә яткан авырулар өчен торак корпусларда, административ һәм мунча-кер юу комплексы биналарында үзгәртеп кору эшләре башкарылган; соңгы елларда өч корпуста да капиталь ремонт үткәрелгән; биналарда һәм корылмаларда агымдагы ремонт эшләре даими үткәрелә; медицина эшчәнлегенең 4 төре лицензияләнгән; яңа программалар һәм проектлар эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән.
Социаль хезмәтләр алучыларга биредә яшәү уңайлы, алар турында кайгырталар, карыйлар, дәвалыйлар, ялларын оештыралар.
– Коллективның төп бурычы – биредә тәрбияләнүче һәркем үзен яхшы һәм уңайлы хис итсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләү, – ди интернат-йорт директоры Рузилә Бәширова. – Монда чит кеше язмышына битараф булмаган, үз хезмәте өчен рәхмәт көтмәгән һәм кешеләргә хезмәт күрсәтү һәм ярдәм итү – эш кенә түгел, ә яшәү рәвеше булган кешеләр хезмәт куя. Беркемне дә аерым билгеләп үтәсем килми, аларның барысы да олы йөрәкле кешеләр, үз һөнәрләренең осталары.
Интернат-йорт белгечләре – кызыклы, тирән гыйлемле һәм иҗади шәхесләр. Алар районда һәм республикада оештырылучы төрле конкурсларда, чараларда катнашалар. Социаль хезмәтләр алучыларны да иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәләр, аларның тормышларын кызыклырак, мәгънәлерәк итәләр.
2021 елда «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында интернат-йортта пилот проекты буларак озак вакытлы карау системасы гамәлгә кертелгән. Бүгенге көндә 100 социаль хезмәтләр алучыга (100 процент) карата карауның 5 төркеме буенча типлаштыру үткәрелгән. Бу проектны тормышка ашыру әлеге категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү сыйфатын яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев