22 июньдә Кече Сөнчәледә «Авыл көне» бәйрәме «Акатуй» узачак.
Бу авыл районда һәм аннан читтә халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча актив эш алып баруы белән билгеле. Чуаш җырларын башкаручы өлкән яшьтәгеләр коллективы, республика һәм төбәкара иҗат фестивальләре һәм бәйгеләре призерлары булган балалар коллективы районнан читтә дә билгеле. Авыл клубында авылның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләүче туган якны өйрәнү музее да актив эшли. Бәйрәм программасында: Уяв әйлән-бәйләне, такмаклар бәйгесе, сый-нигъмәтләр, уеннар, халык күңел ачулары.
Башлана 11:00 сәгатьтә.
6+
Нет комментариев