Кече Аксубайда зур әһәмияткә ия вакыйга булды
Соңгы яңалыклар

Кече Аксубайда зур әһәмияткә ия вакыйга булды

Кече Аксубай поселогында Ватан сакчысы Денис Мадюков хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Хәзер поселок уртасында сугыш геройлары истәлегенә куелган стела һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлләр белән бергә тулы бер мемориаль комплексы барлыкка килде.

Кайгылы тантанага авылның бөтен халкы җыелды. Һәм бу гаҗәп түгел, чөнки чара инициаторы генерал Анатолий Молоствов сүзләренчә, акча җыюда һәр гаилә һәм һәр йорт катнашкан.

Чарага шулай ук район иҗтимагый оешмасының үзәген тәшкил итүче барлык төр гаскәрләр вәкилләре килде.

Авылда барысы да Денисны хәтерлиләр – ачык күңелле егет һәрвакыт күпсанлы дуслары арасында була. Әнисе Алена Сергеевна һәм үги әтисе белән Самара өлкәсенең Челно-Вершина поселогында яшәгән булса да, каникулларны ул Кече Аксубайда әбисе янында үткәрә. Һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Аксубай техникумында белем ала.

Денис Ерак Көнчыгышта хезмәт итә һәм махсус хәрби операция башлану белән контракт буенча Украинада хезмәт итүен дәвам итә. Бу елның язында Көньяк-Донецк юнәлешендә чираттагы сугышта һәлак була.

Денис май аенда дөньяга килгән һәм утлы май аенда Ватан мәнфәгатьләрен яклап һәлак була. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Денис Челно-Вершина зиратында җирләнгән.

Мемориаль такта урнаштыру тантанасын район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Әгәр Денис Мадюков кебек егетләр булмаса, Ватаныбыз яшәүдән туктар иде, – диде Камил Камал улы, кайгылы тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Алар бүген үз тормышлары бәрабәренә Ватан мәнфәгатьләрен яклыйлар. Сезнең герой турындагы истәлекне сакларга карар итүегез чын күңелдән хөрмәт уята. Денис исеме язылган гранит такта якташның батырлыгы турында сөйли, авыл яшьләре өчен үрнәк, якташның героик үрнәгендә тәрбияләүнең иң яхшы чарасы булып торачак.

Район башлыгы солдатның әнисе Елена Сергеевнага Ватанның лаеклы улын тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт белдерде.

–Әйе, кызганычка каршы, сугыш хәрәкәтләре – үлем, бу чиксез кайгы, әйе, Денис һәлак булды, әмма ул шул ук вакытта Ватан алдындагы үз бурычын, антын үтәде, – дип билгеләп үтте генерал-майор Анатолий Молоствов.

Чарада шулай ук Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров та чыгыш ясады. Бүген махсус хәрби операция зонасында җирлек территориясендә яшәүче уналты кеше куелган бурычларны үти, дип ассызыклады ул. Мемориаль комплекс территориясендә тәртипне саклаучы поселок активисты Валентин Охотников авыл халкы исеменнән район башлыгы Камил Камал улына барлык инициативаларда, аерым алганда, буаны төзекләндерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Валентин Михайловичның “сүзегездә торганыгыз өчен рәхмәт!” дигән сүзләрен кечеаксубайлылар көчле алкышлар белән хупладылар.

Тантанада шулай ук «Ватанны саклаучылар» берлеге җитәкчесе Виталий Маркин, РВСН оешмасы җитәкчесе Павел Крюков һәм Рамил Сөләйманов чыгыш ясадылар.

Мемориаль такта өстеннән япманы геройның әнисе Елена Мадюкова һәм район башлыгы Камил Гилманов төшерде. Аның итәгенә кызыл кәнәфер чәчәкләре ятты.


Нет комментариев