Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казанлылар өчен бушлай юристлар консультациясе оештырыла

Казанлылар түләүсез юридик ярдәм ала алачак.

Профильле ведомстволар экспертлары торак-коммуналь хуҗалык тарифларын ничек аңларга, милекне ничек бүлергә кирәклеге, хезмәт, пенсия хокуклары, шулай ук мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендәге хокуклар турында сөйләячәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокукый ярдәм көне 26 апрельдә 15:00 сәгатьтә узачак. Халыкны Айрат Хәйруллин урамы, 5 адресы буенча урнашкан «Җәлил» яшьләр-яшүсмерләр үзәгендә кабул итәчәкләр. Алдан +7(843)279-25-99, +7(843)279-25-02 телефоннары буенча язылырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Консультация Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР буенча төбәк бүлеге ярдәме белән оештырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев