Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

KazanForum кунаклары мөселман илләре традицияләре буенча кабул ителәчәк

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумын оештыручылар мөселман илләреннән килгән кунакларны каршы алу һәм озатып йөрү кагыйдәләрен эшләде.

Алар форум мәйданчыкларында да, анда катнашучылар яшәгән урыннарда да кулланыла.

«Татарстан Республикасының ислам дөньясы илләреннән килгән кунаклар белән эш тәҗрибәсе бик зур, безнең барлык хезмәтләребез дә мөселман традицияләре нигезендә кунакчыллык форматын тәэмин итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мөселман этикеты кагыйдәләрен эшлекле, мәдәни, спорт һәм экскурсия программалары өчен җаваплы барлык персонал үтәячәк. KazanForum чараларында катнаша торган 900 гә якын волонтер мөселман этикеты нигезләренә өйрәтелә. Ислам илләрендә киң таралган гореф-гадәтләрне шулай ук медицина хезмәткәрләре, сервис хезмәтләре һәм транспорт хезмәте белгечләре үти. Форумда катнашучыларга форум мәйданчыкларында да, шулай ук катнашучылар яшәгән урыннарда да хәләл таләпләр буенча медицина ярдәме күрсәтелә. Һәр медпунктта 2 мобиль бригада - ирләр һәм хатын-кызлар бригадасы эше каралган, алар хәләл таләпләргә туры килә торган медикамент һәм униформа белән тәэмин ителә.

KazanForum чаралары Коръән аятләре укудан башлана. Кунаклар өчен Казанда намаз вакыты белән белешмәлек әзерли. Форумның бер көне барлык мөселманнар өчен изге көн – җомгага туры килүен исәпкә алып, форумны оештыручылар чарада ислам динен тотучыларның барысы да мәчеткә барырга һәм җомга намазында катнашырга мөмкинлек булсын өчен тырыша.

Кунакханәләрдә, конференц-залларда һәм кунаклар еш җыела торган башка урыннарда дога кылу урыннары була. Моның өчен аерым бүлмәләрдәге идәннәргә, Кәгъбә ягына таба юнәлешне күрсәтеп, чиста келәмнәр җәяләр яисә җитәрлек санда намазлыклар әзерлиләр.

Моннан тыш,  форумда катнашучылар хәләл стандартлары буенча туклану белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен чараларны оештыруга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты белгечләре җәлеп ителә.

Татарстанда «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» форумында 15 меңнән артык кеше катнашуы көтелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев