Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казандагы өйрәнүләр полигонында Аксубай әнисе улы өчен җыр башкарды

Аксубай делегациясе бу көннәрдә Казан Экспода булды.

Биредә өлешчә мобилизациягә чакырылган якташларыбыз сугышчан әзерлек уза.

Делегация белән районның үзешчән артистлары да барды, алар арасында Яңа Аксубай мәдәният йорты мөдире Елена Охотникова да бар иде. Елена якташлар өчен чуаш телендә балачак турында җыр башкарды, ә аннары сугышчыларга мөрәҗәгать итте.

– Әтиләр, уллар, хатыннарыгызның, әниләрегезнең, әтиләрегезнең, туганнарыгызның сезгә ышанулары турында онытмагыз. Сезнең иң яхшылар булуыгызны беләләр. Без сезгә ышанабыз. Мин сиңа ышанам улым, сезнең барыгыз белән дә горурланам, улым белән горурланам, барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Исән-сау, җиңү белән кайтыгыз, – дип мөрәҗәгать итте Елена мобилизацияләнүчеләргә.

Ә бу вакытта концерт карарга җыелучылар арасында аның улы да бар иде һәм әнисе чыгыш ясаган мизгелне телефонга төшерде. Аны ике атна элек чакырганнар, өй белән элемтә – телефон аша гына. Ныклы адымнар белән ул әнисенә таба атлады. Елена улын кысып кочаклады һәм аңа фатихасын биде. Ана догасыннан да көчлерәк берни дә саклый алмый, диләр. Егет шундый ук тез адымнар белән кире сафка басты.

Менә ул – көчле рухлы рус солдаты һәм гаиләсен, Ватанын саклаучы сугышчы үстергән чын ана мәхәббәте!

Дулкынландыргыч мизгел видеода сурәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев