Бу көннең моннан алдагы абсолют максимумы 2016 елда теркәлгән булган – ул чагында Казан метеостанциясендә +7,5 градус күрсәткән, дип искәртә синоптиклар.
Казанда март башыннан алып инде дүртенче температура рекорды куелган. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә, 11 мартта, «Казань-опорная» метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +9, Казан-Аэропорт авиация метеостанциясендә +7,4, Казань-Сокол авиация метеостанциясендә +9,3 градуска кадәр күтәрелгән.
Бу көннең моннан алдагы абсолют максимумы 2016 елда теркәлгән булган — ул чагында Казан метеостанциясендә +7,5 градус күрсәткән, дип искәртә синоптиклар.
Шул рәвешле, 2020 ел башыннан Казанда температура рекордлары инде унөченче тапкыр куелган.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев