Татарстанда Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары вакытында күчмә медицина пунктлары эшләячәк һәм ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бәйрәм чаралары барган вакытта күчмә медицина пунктлары оештырылачак. «Үлемсез полк» йөреше, салют, бәйрәм чаралары вакытында ашыгыч ярдәм бригадалары кизү торачак», - диде ул.
Жаворонков билгеләп үткәнчә, 1 майга Татарстанда 2,3 мең ветеран тирәнәйтелгән диспансер медицина тикшерүе узган. Республикада барлыгы 12 меңнән артык кеше диспансеризация үткән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев