Казанда хәле киткән авырлы хатынны автоинспекторлар хастаханәгә озатып куйган
Соңгы яңалыклар

Казанда хәле киткән авырлы хатынны автоинспекторлар хастаханәгә озатып куйган

Машинада утыручы хатынының эче авырта башлагач, ир-ат ЮХИДИ инспекторлары янына туктап, ярдәм сораган.

Казанда машинада барганда авырлы хатынның хәле киткән. Аны автоинспекторлар хастаханәгә озатып куйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Унбишенче модельле «Лада» йөртүчесе, юл читенә туктап, ЮХИДИ инспекторлары – полиция өлкән лейтенанты Руслан Фәйзиев һәм полиция кече лейтенанты Вячеслав Колобковка мөрәҗәгать иткән. Ир-ат машинада утырган авырлы хатынының хәле начараюы, эче бик каты авырта башлавы хакында әйткән.

Автоинспекторлар санаулы минутлар эчендә автомобильне хастаханәгә озаткан, анда хатын-кызга тиешле ярдәм күрсәткәннәр.

Ир белән хатын, кеше хәленә кергән һәм авыр чакта булышкан өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев