Казанда Аксубай укучыларын хөрмәтләделәр
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Аксубай районының сәләтле укучыларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында – технология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче 3 нче Аксубай мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Филипп Сетров.
Авыл мәктәпләре укучылары да аерым уңышларга ирештеләр: туган (чуаш) тел һәм әдәбият буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче Савгач мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Евгения Николаева һәм 9 нчы сыйныф укучысы Марина Семёнова
Туган (татар) теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңү яулаган Иске Мәкишино мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зәлинә Минһаҗеваның казанышлары да игътибарга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев