Казанда 2008 елгы ВАЗ-2107 сатуга куелган.
Шунысы кызык, 17 ел эчендә бу “җиделе” 18,5 мең км. юл үткән. Бу машинаның бәясе – 950 мең сум, диелә бер сайтта урнаштырылган игъланда.
Тасвирлауларга караганда, автомобиль бәясе ничә километр юл үтүе белән генә түгел, ә номерындагы саннар комбинациясенә дә бәйле. Сатучы сүзләренчә, “табличкада” “өч җиде” (777) саны күрсәтелгән.
ВАЗ-2107 “Жигули” – совет һәм Россия арткы приводлы, кече класслы седан кузовлы автомобиль. Бу модель ВАЗ-2103 (халыкта “өчле” дип тә йөртелә) дәвамчысы булып тора һәм “ваз классикасының” соңгы вәкилләреннән берсе. “Җиделе” 1982 елның 11 мартыннан 2012 елның 17 апреленә кадәр чыгарылган.
Нет комментариев