Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Казан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Безнен заман» фестиваленең гала-концерты узды

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Безнең заман» XIII республика эшләүче яшьләре иҗат фестиваленең гала-концерты узды. Бәйгедә Гран-прины Татарстан премьер-министры Алексей Песошин «Татнефть Профсоюз» командасына тапшырды.

Җиңүчеләргә ТР Рәисе кубогы һәм 500 мең сумлык акчалата сертификат бирелде. Икенче урынны – 300 мең сумлык бүләк белән «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе командасы, өченче урынны 200 мең сумлык премия белән «Түбән Кама Нефтехим» коллективы алды.

Фестиваль финалында Татарстанның 38 муниципаль районыннан 150 предприятиене тәкъдим иткән 1200 катнашучының 171 иҗат чыгышы күрсәтелде. Песошин билгеләп үткәнчә, чара яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыруга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев