Соңгы яңалыклар

Казан мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән тагын 6 баланы хастаханәдән чыгарганнар

Мәскәүдә дәваланучы сигез кешенең дә хәле тотрыклы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Казанның 175нче гимназиясенә кораллы һөҗүмнән соң Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланган алты баланы клиникадан чыгарганнар.

«Республика балалар клиник хастаханәсендә алты укучы дәвалануын дәвам итә. Алтысын кичә чыгардылар», — дип искәрттеләр ведомствода.

Тагын сигез кеше (аларның бишесе — 175нче гимназия укучылары) Мәскәүдә дәвалана. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында искәртүләренчә, аларның хәле тотрыклы.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев