Ообъектта авариягә каршы чаралар үткәрү мәсьәләсе хәл ителә.
Татарстанда башкаласында Казан Кремле диварларыннан ерак түгел урнашкан югалган Биш кырлы манараның тышкы катлавы җимерелеп төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында хәбәр иттеләр.
«Кар сулары юу нәтиҗәсендә Казан Кремле диварлары янында урнашкан күзәтү мәйданчыгының бер чите өлешчә җимерелеп төшкән. Әлеге корылма «Казан Кремле» тарихи-архитектура комплексы территориясенә керә. «Биш кырлы манара», XVI йөз ахыры – XVII йөз башы (XIX гасыр ахырында югалган, музейлаштырылган фрагмент). Музейда күрсәткәндә кулланыла», - дип белдерделәр ведомствода.
Биш кырлы манара, Казан Кремленең бүтән кайбер башнялары кебек үк, искерү сәбәпле XIX гасырда сүтелгән.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев