Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Казан Кремле объектларын төзекләндерү өчен 367 миллион сум тотылачак

Быел Казан Кремле территориясендә 11 объектны яңарталар. Аларны реставрацияләүгә 367 миллион сум бүлеп бирелә.

Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында чыккан тендерда хәбәр ителә.

Республиканың «Главстрой» оешмасы заказчы булып тора. Подрядчы бу эшләрне агымдагы елның 1 декабренә кадәр төгәлләргә тиеш.

Техник биремдә күрсәтелгәнчә, акча эчке ремонтка, җылылык һәм вентиляция системаларын яңартуга, авариягә каршы һәм торгызу эшләрен уздыруга, саклау системаларын урнаштыруга һәм паркетны реставрацияләүгә бүлеп бирелгән.

Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев