Экспертлар шәһәр читендәге күчемсез милек бәяләренең әкренләп артуын билгеләп үтә.
Казан янындагы торак пунктларда шәхси йортның иң түбән бәясе 4 миллион сумнан башлана. Бу сумма өчен якынча җир участогы белән бергә 50 квадрат метр мәйданлы күчемсез милек объекты сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Татар-информ».
2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, Татарстанда шәхси йортның уртача бәясе 8,4 миллион сум тәшкил иткән. Экспертлар гомуми инфляциягә туры китереп, шәһәр читендәге күчемсез милек бәяләренең әкренләп артуын билгеләп үтәләр һәм ел ахырына кадәр бәяләрнең кискен үзгәрешләре булмыйча, хәзерге темпларның сакланачагын фаразлыйлар.
Элегрәк без, Казанда фатирларны арендалау бәясе Россия буенча уртача күрсәткечкә караганда, азрак артканлыгы турында хәбәр иткән идек. Уртача алганда, бу күрсәткеч айга 27,8 мең сум тәшкил итә.
Нет комментариев