Каршы як полосага чыгу куркыныч
Соңгы яңалыклар

Каршы як полосага чыгу куркыныч

Өч кеше һәлак булган һәм биш кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган өч юл-транспорт вакыйгасында да машина йөртүчеләрнең каршы як полосага чыгуы сәбәп булган.

Бу – 2021 ел нәтиҗәләре буенча районның юл статистикасында тискәре саннар.

Алда барган машинаны узу максаты белән каршы якка хәрәкәт итүче транспорт каршына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булып тора.

Машина йөртүче маневрның куркынычсызлыгына инанмаган, якынлашып килүче транспорт чарасына кадәр араны исәпкә алмаган, куркынычсыз дистанцияне үтәмәгән килеш узып китү маневрын башкара икән, бу очракта юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу куркынычы зур.

Хәрәкәт итү агымында узып китү траекториясе бик салмак булырга тиеш. Шулай ук куркыныч маневр ясаганда юл һәм һава шартларын, хәрәкәт итү өлешенең торышын исәпкә алу да зур әһәмияткә ия.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 5 мең сум күләмендә штраф салырга мөмкиннәр яисә 4 айдан 6 айга кадәр праваңнан колак кагасың. Мондый хокук бозу белән кабат эләккән кешеләргә бу срок бер елга кадәр озынайтыла.

Әлеге хокук бозу кабатланганда да җаваплылык каралган, бу бер елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә. Тик бу куркыныч маневрның бик аз бәясе генә. Дәүләт автоинпекторлары йөртүчеләрне узып киткәндә үтә игътибарлы булырга өнди. Узып китүнең куркынычсыз булмавына инанмыйча маневр ясарга җыенасыз икән, сез үз гомерегезне һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучылар сәламәтлеген куркыныч астына куясыз. Бу бик аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.


Нет комментариев