“Кармәт” урманында урнашкан Чабаксар урманчылыгы территориясендә “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында җыештыру эшләре гамәлгә ашырылды.
Урманны чистарту буенча традицион акциягә Аксубай, Чабаксар урманчылыгы, Иске Кармәт авыл җирлеге хезмәткәрләре, шулай ук Хәсән Туфан музей-йорты, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре чыкты. Волонтерлар Иске Кармәт ягыннан урман буйлап барып, “табигать яратучылар” калдырган бөтен нәрсәне – пакетларны, пластик шешәләрне һәм башка чүп-чарны капчыкларга тутырдылар. Аннары каршы яктагы участокны чистарттылар. Эш күләме көтелгәннән дә күбрәк булып чыкты.

Урманнан ерак түгел, чокыр янында төзелеш калдыклары табылды. Кемдер ремонттан соң калган барлык чүп-чарны арба белән төяп килеп, болында аударып калдырган булса кирәк. Бу адәм заты кешелек һәм культура ягыннан шулкадәр түбән ки, табигатьнең иң матур почмагын пычратудан да курыкмаган. Монда тирә-юнь яшеллеккә күмелгән, аста елга ага, агачлар үсә, чокырның икенче ягында кыр җәйрәп ята. Һәм бу фонда чүп-чар өеме бөтен гүзәллекне бозып тора. Табылган чүп-чарны төяү акциядә катнашучылардан шактый түземлек таләп итте. Алар бөтен чүп-чарны җыеп бетерделәр, хәтта чокырга төшеп, тәгәрәп төшкән калдыкларны да күтәрделәр. Ә бит бу урыннан ерак та түгел каты көнкүреш калдыклары полигоны урнашкан, чүп-чар белән йөкне махсус полигонга алып барып бушатырга да була иде бит, югыйсә. Шулай ук көнкүреш калдыкларын ташу буенча махсус хезмәт тә эшли. Урман хезмәткәрләренең урман буйларында бик еш җыештыру эшләре алып барулары – кемдер түгеп калдырган чүп-чарны җыештыру акциясендә катнашучылар үз куллары белән төяп полигонга илтәчәге дә барысына да билгеле бит. Мондый ямьсез гамәлләр кылу өчен нинди кеше булырга кирәк икән?

Урман хуҗалыгы һәм Иске Кармәт авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре шулай ук автотрасса буйлап барып, машиналардан ташланган чүп-чарны җыйдылар. Ир-ат урманчылар корыган агачларны кисеп, өемнәргә салдылар. Акциядә катнашучылар Васильевка ягына таба беседка янында чистарту эшләрен төгәлләделәр. Барлык җыелган калдыкларны арбаларга төяп, полигонга чыгардылар.
– Акцияне уздыру елларында без урман мәйданнарының ничәмә-ничә гектарларын чүп-чардан арындырдык һәм дистәләгән тонна чүп чыгардык, – дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Урман кишәрлекләрен пычратучыларның гамәлләрен берничек тә аклап булмый. Кайбер кешеләр әлегә кадәр табигатьне пычратырга ярамаганлыгын аңламый. Әгәр кеше урманда бер генә тапкыр булса да чүп җыештыруда катнашкан икән – гомерендә дә табигатьне пычратмаячак. Әгәр дә сез ял итәргә һәм матурлык белән ләззәтләнергә килсәгез, табыннан калган калдыкларны җыеп, якындагы контейнерга ташларга була. Хәзерге вакытта көнкүреш калдыклары өчен савытлар җитәрлек.
Күбрәк фотоларны фотогалереядә карагыз.
Нет комментариев