Карасу авыл җирлегендә муниципаль берәмлекнең киңәйтелгән утырышы узды
Җирлек башлыгы Рәсим Фәхретдинов 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, агымдагы елга планнар белән таныштырды.
Җирлектә 196 хуҗалык исәпләнә, 396 кеше яши. Шуларның 177се – пенсионерлар, 191е эшкә яраклы яшьтәгеләр, 20се – мәктәп укучылары, 6 сабый балалар бакчасына йөри. Узган елда 2 бала туган, 9 кеше бакыйлыкка күчкән.
Авыл җирлеген үстерүдә авыл хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар мөһим роль уйный. Территориядә “Аксу-Агро” ҖЧҖ эшчәнлек алып бара.
Шәхси хуҗалыкларда 365 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Халыктан сөт җыюны «Восток» СПСК компаниясе гамәлгә ашыра.
Җирлектә башкарыла торган төп эшләр үзара салым программасы белән бәйле. Узган ел аның күләме бер кешегә 1000 сум булган, барлыгы 300 000 сум җыелган һәм шуңа республикадан да финансланган акчага урам юлларына салу өчен вак таш, су насосы, яктырткычлар сатып алынган һәм бер өлеше юлларны күтәрүгә һәм кышкы чорда юлларны кардан чистартуга тотылган, 18 урам яктырткычы алыштырылган, 2 рөхсәтсез чүплек рекультивацияләнгән һәм бетерелгән. Район җитәкчелеге һәм җирле халык ярдәме белән бер күперне төзекләндергәннәр. Тагын ике күпергә ремонт таләп ителә. Авыл кешеләренең ярдәме белән мәчет манарасы яңартылган, зиратта яңа капкалар ясалган, өмәләр даими оештырыла.
Җирлек территориясендә бер су башнясы, ике артезиан скважинасы бар. Суүткәргечләр таушалган булганлыктан, өзеклекләр еш чыгып тора, аларны үз көчләре белән ремонтлыйлар.
“Татнефть” ПАО хәйрия фонды программасы ярдәмендә 6 км 800 метр суүткәргеч челтәрен алыштырганнар. Шулай ук балалар өчен уен мәйданчыгы сатып алу һәм урнаштыру өчен “Татнефть” ПАО хәйрия фондыннан 1 миллион 500 мең сумлык грант отканнар.
Авыл җирлекләре арасында оештырылган Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә МТЗ тракторына тагылма җайланмалар сатып алынган. Балалар уен комплексы яңартылган.
Җирлек башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм күрсәткәннәре өчен авыл халкына һәм читтә яшәүче якташларга рәхмәт белдерде.
– Без алга таба да куелган бурычларны хәл итүне дәвам итәчәкбез, алар барысы да төп максатка – кешеләрнең тормыш сыйфатын һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, – диде җирлек башлыгы.
Утырыш эшенә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин анализ ясады һәм уңай бәя бирде.
Нет комментариев