Карасуда балалар мәйданчыгы ачылды
Соңгы яңалыклар

Карасуда балалар мәйданчыгы ачылды

Хәзер яшьләрнең һәм авыл кунакларының актив ял итү өчен уңайлы урыннары бар.

Ачылу тантанасы шатлыклы атмосферада узды: авыл халкы һәм кунаклар бергәләп шундый мөһим объект барлыкка килүгә шатланып җыелдылар.

Район башлыгы Алмаз Мингулов халыкны мәйданчык ачылу белән котлады һәм Карасу авылы башлыгы Рәсим Фәхретдиновка һәм авыл кешесе Риваз Мингуловка Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу көнне балалар мәйданчыгында чын-чынлап бәйрәмчә күңелле булды.

Территориядә таган, таучыклар һәм спорт-уен элементлары урнаштырылган, алар балаларга сәламәтлек, үсеш өчен һәм вакытны файдалы үткәрергә ярдәм итәчәк. Проектны тормышка ашыру грант конкурсында җиңү һәм нефть компаниясе ярдәме, җиһазлар урнаштыруда һәм территорияне төзекләндерүдә халыкның актив катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Яңа объект балалар һәм ата-аналар өчен ял итү урыны булачак, авылда яшәү өчен уңайлы мохит булдыруга өлеш кертәчәк.


Нет комментариев