Соңгы яңалыклар

«Кар бабай - фест»ка чакыралар

8 февральдә 13:00 сәгатьтә Аксубай бистәсенең Романов урамындагы 14, 16, 18 нче йортлары янында ТР Рәисе ярдәме белән Татарстан шәһәрләрен үстерү институты конкурсының «Күрше» кышкы сезоны кысаларында «Кар бабай - фест» гаилә пикнигы узачак.

Катнашучыларны күңел ачу программасы көтә: кар бабайлары парады, хәрәкәтчән уеннар марафоны, биюле баттл – алар хис-кичерешләр һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итәчәк. Җирле һәм чакырылган артистлар үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәчәк.


Нет комментариев