Татарстанда «Кышкы каникуллар» дигән күләмле чара башланды.
Аның максаты – балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү. 2021 елның 11 аенда республика юлларында 422 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала үлгән һәм 450 сабый җәрәхәтләр алган. Балаларны транспорт чараларында утыртып йөрткәндә килеп чыккан һәлакәтләргә бәйле хәл аерым борчу тудыра. 11 ай нәтиҗәләре буенча республика юлларында 12 пассажир бала үлгән.
Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәлнең кискенләшүенә бәйле рәвештә, балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү буенча чаралар узачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә битараф булган нәни җәяүлеләр дә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә патрульгә ЮИД отрядлары, педагоглар, ата-аналар патруле исәбеннән инициатив төркемнәр дә чыгачак.
Кагыйдә бозулар турындагы мәгълүматлар, җәяүлеләрнең уку урыны буенча, алга таба алар белән профилактик эшләр алып бару өчен тапшырылачак. Полиция хезмәткәрләре шулай ук белем бирү оешмаларында да укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда тематик лекцияләр оештырылачак.
Көн кыскару шартларында, шулай ук уңайсыз һава торышы аркасында юл хәлләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үтә игътибарлы һәм сак булырга, яктылык кайтаргыч элементларны кулланырга чакыра.
Нет комментариев