Коррупциягә каршы комиссия утырышында районда коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү турында фикер алыштылар.
Утырыш район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә прокурор Эдуард Хираҗев катнашында узды.
Ведомство карамагындагы учреждениеләрдә үткәрелгән коррупциягә каршы профилактик чаралар турында район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева хисап тоттылар.
Коррупциягә каршы тору буенча комиссия секретаре Эльмира Крайнова халык арасында билгеләнгән тема буенча аноним сораштыру нәтиҗәләрен җиткерде. Район органнарында һәм тармакларында коррупция гамәлләре теркәлмәгән булса да, сораштыру нәтиҗәләре мондый фактларның булу мөмкинлеген раслый. Һәрхәлдә, кешеләр аноним булса да, бу хакта сөйлиләр.
Район прокуроры Эдуард Хираҗев игътибарны тармак бүлекчәләрендә тагын бер кат тулырак сораштыру үткәрүгә һәм аноним җавапларның нигезле булуын ачыклауга юнәлтте. Әгәр фактлар бар икән – гаеплеләргә җәза биреп, канун кысаларында эш итәргә.
Утырыш эшен тәмамлап, район башлыгы Камил Гилманов, район территориясендә барлык юнәлешләр буенча да коррупцион күренешләр булмасын өчен, барысын да эшләргә кирәк, дип билгеләп үтте.
– Без үз эшебезнең нәтиҗәлелеге белән кызыксынырга тиеш. Коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюлар, чикләүләр һәм таләпләр системасын камилләштерүне үз эченә алган профилактик чараларга, шулай ук агарту, белем бирү һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә басым ясарга кирәк, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы. – Шулай гына без хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышларын, иҗтимагый хокукый аң формалаштыра алачакбыз.
Нет комментариев