Түбән Баланда мәдәният йортының «Калина» халык коллективы «Живи и пой, мой край родной» Халыкара казак җырлары конкурс-фестивале призеры булды.
Түбәнбаландалылар казак җырларын беренче тапкыр гына башкармыйлар. Ике ел элек «Калина» республика фестивалендә әлеге тематика буенча чыгыш ясап, вокал конкурсы лауреаты булган иде.
«Кубанский казачий круг» казак мәдәнияте фестивале янә уңыш алып килде. Бу юлы катнашу онлайн-форматта узды. «Калина» халык коллективы «Ой, в огороде верба рясна» җырын башкарган өчен беренче дәрәҗә лауреат булды. Жюри шулай ук «Течет речка по песочку» җырын да лаеклы бәяләде – II дәрәҗә лауреат итеп таныды. «Калина» коллективы җитәкчесе Василий Воронин актив катнашканы, конкурсантларны профессиональ әзерләгәне һәм казак традицияләрен саклауга өлеш керткәне өчен «Живи и пой, мой край родной» фестивален оештыру комитетыннан Рәхмәт хатына лаек булды.
Фото коллектив архивыннан алынды.
Нет комментариев