Кәкре Күл авыл җирлегендә хисап утырышы халыкның актив катнашуында узды.
Җирлек башлыгы Сергей Елисеев халык алдында 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм 2026 елга планнар белән таныштырды.
Җирлек 5 торак пунктны үз эченә ала. Барлыгы 605 кеше яши. ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча – 4 бала туган, 15 кеше вафат булган.
Җирлектә инвесторлар «Аксу Агро», «Актай» агрофирмалары һәм «Волга-селект» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара. Шәхси хуҗалыкларда 254 баш мөгезле эре терлек асрала. Узган ел халык сөт җыючыларга 247 072 литр сөт тапшырган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программалары буенча савым сыерлары һәм кәҗә асраучылар – 623400 сум, ат тотучылар – 25000 сум, кош-корт сатып алучылар 3000 сум күләмендә дәүләттән субсидия сыйфатында ярдәм алган.
Үзара салым буенча 303800 сум ак җыелган, план 100 процентка үтәлгән, республика бюджетыннан – 1215,2 мең сум, район бюджетыннан 50320,40 сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчаларга урам юлларын яхшырту өчен вак таш сатып алынган һәм вак таш түшәлгән юллар ремонтланган. Бер өлеше юлларны кышын карап тоту өчен кулланылган. Кәкре Күл һәм Түбән Баланда авылларында каты-көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыклары төзүгә материаллар сатып алынган. Суүткәргеч челтәренә агымдагы ремонт ясалган, су насослары ремонтланган һәм алыштырылган, суүткәргечләрне яңарту өчен торбалар, яктырткычлар сатып алынган. Түбән Баландада скважина бораулау эшләре башкарылган.
Җирлектә ике мәгариф учреждениесендә 67 укучы белем ала: Кәкре Күлдә – 59, Түбән Баландада – 8 укучы; балалар бакчасына 18 бала йөри.
Утырышта Кәкре Күл мәктәбенә капиталь ремонт ясауда зур ярдәм күрсәткән республика, район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре белән белем бирү учреждениесе директоры Наталия Купцова чыгыш ясады. Ул укучыларның казанышларын билгеләп үтте.
Авыл халкы үзләрен борчыган мәсьәләләрне җаваплы хезмәтләр вәкилләренә җиткереп, тәкъдимнәрен дә белдерделәр.
2026 елга планлаштырылган эшләр: Кәкре Күл, Түбән Баланда, Яңа Александровка авылларында урам юлларын вак таш җәеп тигезләү, яңарту эшләрен дәвам итү, кышкы чорда юлларны карап тоту. Кәкре Күл, Түбән Баланда, Югары Баланда авылларында су насосларын ремонтлау һәм алыштыру, суүткәргечләрне ремонтлау. Кәкре Күл авылында суүткәргеч челтәренең бер өлешен алыштыру, урам яктырткычлары сатып алу һәм урнаштыру, мотоблок һәм аңа асылмалы җиһазлар сатып алу.
Кәкре Күл авыл җирлегендә 2025 елда башкарылган эшләргә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин йомгак ясады һәм җирле үзидарә Советы эшенә уңай бәя бирде.
Нет комментариев