Кәкре Күлдә бильярдта көч сынашты
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күлдә бильярдта көч сынашты

Кәкре Күл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташ Александр Егоров истәлегенә бильярд буенча турнир узды.

Турнир күпсанлы катнашучыны җыйды, бирегә Аксубайдан да, күрше авыллардан да килделәр.

Кәкре Күлдә бильярдка аерым кызыксыну белән карыйлар, кайбер кешеләр шарчыклар тәгәрәтүдә югары дәрәҗәгә ирешкәннәр. Бу төр шөгыль энтузиасты – Николай Кондрашов оста уен техникасына ия. Икенче урында – Петр Лукин, өченче призер булып Ринат Сөләйманов танылды. Мәдәният йорты директоры Галина Андреева җиңүчегә һәм призерларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фото Кәкре Күл авыл мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев