Кәкре Күл урта мәктәбе укучылары инеш яр буен чистарттылар
Соңгы яңалыклар

Кәкре Күл урта мәктәбе укучылары инеш яр буен чистарттылар

Республика экологик бәйгесен тәмамлап, укучылар яр буе территориясен чүп-чардан чистарттылар.

– Торак пунктлар янәшәсендә аккан сулык ярларын җыештыру бик мөһим бурыч, – ди директор киңәшчесе Наталия Яшмурзина. – Елгаларның, зурлары да, кечкенәләре дә, иң мөһим табигый ресурсларның берсе. Аерым алганда, алар авыл хуҗалыгын, авылларның тормышын тәэмин итәләр. Елга ярлары чүп-чарны һәм пычраткыч матдәләрне тоткарлап, үзенә бертөрле фильтр булып хезмәт итә. Яр буйларын чүп-чардан җыештыру исә елганың биосферасын чистартырга һәм аны сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә.


Нет комментариев