Кәкре Күл укучылары беренче яртыеллыкта укуда зур нәтиҗәләргә ирештеләр
Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбе өчен уку елы башы күп уңышлар алып килде.
Укучылар да, укытучылар да фән конкурсларында һәм олимпиадаларда җиңүләргә, призлы урыннарга ирештеләр.
2022-2023 уку елының беренче яртыеллыгында Кәкре Күл урта мәктәбе укучылары математика, әдәбият һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча республика олимпиадаларында 11 призлы урынны, республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында 29 призлы урынны яуладылар.
Яңа ел алдыннан Кәкре Күл укучылары Артур Кондрашов, Вера Борисова һәм Анна Башатова Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча олимпиаданың муниципаль этабыннан өч призлы урын алып кайттылар. Аларның укытучы-остазы – мәктәп директоры Наталия Купцова. Шулай ук 5 сыйныф укучысы Олеся Чернова татар теле буенча республика мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы призеры булды. Олесяның җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гыйматдинова.
Балалар район, республика һәм бөтенроссия иҗат конкурсларында да актив катнаштылар.
Фото: Кәкре Күл урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев