Кадрлар резервының яңа сезонына Аксубай районының актив яшьләрен чакыралар
Гаризаны 2021 елның 17 гыйнварына кадәр яше 16дан 30 яшькә кадәр булган затлар тапшыра ала.
Максатларының берсе яшь лидерларны сайлап алу һәм алып бару системасын формалаштыру булган «Кадрлар резервы» – республика яшьләренә үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырган озак вакытлы үсеш алучы программа. Проект 2009 елдан бирле тормышка ашырыла.
Яңа сезонда проект программасы өч модульдән торачак: шәхси нәтиҗәлелек, команда, үз проектың өстендә эшләү һәм социаль проектлаштыру. Тестлаштыру, проект кысаларында кандидатлар белән күзгә-күз сөйләшү, мотивацияне, тәҗрибә булуны, шәхси казанышларны, эшлеклелек сыйфатларын билгеләргә һәм катнашучыларның яңа составын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проект турында барлык мәгълүматлар рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә. Сайлап алу этабында катнашу өчен гаризалар 2021 елның 17 гыйнварына кадәр проект сайтында http://rezervrt.ru/ кабул ителә. Элемтә өчен җаваплы зат – баш администратор, Егоров Андрей Николаевич, тел.: +7(927)444-91-56, rezervrt@gmail.com.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев