Кадерең беләбезме?
Кайвакытта, үзебез дә сизмәстән, ипигә саксыз караш күрсәтәбез, я бер кабырлык кына кисәкне ашап бетермибез, я булмаса кабам дигәндә идәнгә төшеп киткән ипи телемен чүп чиләгенә ташлыйбыз.
Яшермим, гел булмаса да, миндә була андый хәлләр, иманым камил, тормыш булгач, кемдә дә...
Ә бит, гыйбрәт алырга мисаллар шактый. Әйтик, бер кисәк ипигә тилмергән Бөек Ватан сугышы елларына бер гасыр да вакыт үтмәгән. Аннан соң да җиңел булмаган. Бүгенге көндә дә урамда хәер сорашучылар рәхәт тормыштан теләнеп утырмыйдыр.
Күгәченнәр ашасын дип чүп контейнерлары янына җиргә сипкән ипи валчыкларын, ипи кисәкләрен күргәнегез бардыр. Соң инде, ипине шул дәрәҗәдә кадерсезләргә ярыймы?! Күгәрченнәр дә ашап бетерә алмый, ипи кисәкләре кадерсезләнеп ята. Өстенә басып таптап китмәсләр дип кем әйтә ала. Болай теләсә ничек аунатмыйк инде кадерле ипекәебезне. Гыйбрәт алмадың дип, кешелеккә ачлык еллары киредән әйләнеп кайта күрмәсен. Зур хөрмәттә булыйк ипигә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев