Район мәдәният йортында халыкны социаль яклау өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Алар – мәрхәмәтле, мәхәббәт бүләк итүче, битарафлыкны белмәүче кешеләр.
Район мәдәният йортының концерт залында социаль эшкә турыдан-туры катнашы булган кешеләр җыелды. Алар арасында халыкны социаль яклау бүлеге, 4 нче РЦМП, мәшгульлек үзәге, «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты белгечләре бар иде. Социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Камил Гилманов котлады. Ул иң җылы һәм ихлас теләкләрен җиткерде.
– Сез һәм сезнең игелекле хезмәтегез нәтиҗәсендә тормыш мәгънәгә ия. Сезнең өлеш бәяләп бетергесез. Коронавирус пандемиясе вакытында нәкъ менә сез халыкны социаль яклау сагында тордыгыз. Сезнең кайгыртудан башка дөнья башка булыр иде, – диде Камил Гилманов. – Сез – игелек кылучы, яктылык һәм җылылык нурлары сибүче, башкаларга мәхәббәт бүләк итүче кешеләр. Сез бөтен көчегезне куеп, алны-ялны белми эшлисез, өлкән һәм авыру кешеләрне карыйсыз, аларны куркынычтан сакларга, юатырга тырышасыз. Сез олы йөрәкле кешеләр. Тормышыгыз якты булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим.

Бу көнне тармакның иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булдылар. Һөнәри осталыклары, күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре, эштәге югары күрсәткечләре һәм социаль хезмәт күрсәтүне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен «Хыял» приюты хезмәткәрләре – директор урынбасары Гөлнара Садыйковага һәм биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү буенча эшче Александр Ильинга, «Нежность» комплекслы үзәге хезмәткәре Ирина Карповага һәм административ-хуҗалык бүлеге белгече Азат Гайфуллинга, Федоровка интернат-йорты палата шәфкать туташы Гүзәлия Сәлаховага һәм сатып алулар буенча белгеч Василий Конновка, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Юлия Барсуковага район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. «Нежность» үзәге социаль хезмәткәре Нина Давыдова югары бүләккә лаек булды. Районның төп сәхнәсендә аңа социаль хезмәт күрсәтү системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Төп сәхнәдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александровтан да котлау сүзләре яңгырады.
– Бүгенге җәйге көн сезнең бәйрәмне бизәсен. Сезгә күңел күтәренкелеге, тормыш шатлыгы һәм иминлек телим. Нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Өлкә ветераннарына аерым рәхмәт. Сезне чын күңелдән котлыйм!
Ул балалар, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр белән тыгыз хезмәттәшлек, актив һәм нәтиҗәле эш алып барулары өчен «Нежность» үзәге җитәкчесе Тәнзилә Габдрахмановага рәхмәт белдерде.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева керткән хезмәтләре өчен тармак хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул «Хыял» социаль приюты сакчысы Владимир Пискаревка, Федоровка интернат-йорты хезмәткәрләре Ирина Тихоновага, котельный операторы Владимир Егоровка, социаль тернәкләндерү буенча белгеч Светлана Лаврентьевага, гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталья Енизеркинага, бухгалтер Татьяна Скворцовага, кухня хезмәткәре Гөлнара Искәндәровага Мактау грамоталары тапшырды.

Моннан тыш, озак еллар намуслы хезмәтләре өчен тармак ветераннары – Федоровка интернат-йортының элеккеге директоры Галина Маланчевага һәм Аксубай интернат-йортының элеккеге директоры Роза Мингуловага рәхмәт белдерелде. Аларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды.
Социаль өлкә хезмәткәрләрен шулай ук район артистлары да котлады. Алар бәйрәм программасы әзерләделәр. Аларның матур һәм якты костюмнары, күңелләрне дәртләндергән җырлары, биюләре ямь өстенә ямь булды.
Нет комментариев