Любовь Авдонина коронавирустан саклануның бердәнбер ысулы вакцинация булуын искәртте.
Узган ай белән чагыштырганда, Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны 60 процентка арткан.
«Июньнең шул ук чоры белән чагыштырганда коронавирус инфекциясе белән авыручылар 60 процентка арткан», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.
Моның белән бәйле рәвештә, Любовь Авдонина коронавирустан саклануның бердәнбер ысулы вакцинация булуын искәртте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев