Соңгы яңалыклар

Июльнең соңгы көннәрендә Татарстанда эссе һәм яңгырлы була

Якындагы ялларда Татарстанга атмосфера фронты якыная.

Нәтиҗәдә июльнең соңгы көннәрендә республикада эссе, әмма яңгырлы була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар сүзләренчә, әлегә төбәктә антициклон йогынтысында «климатик нормагы якын температуралы коры һәм җылы һава торышы» урнашты.

Шимбә һәм якшәмбе, 30-31 июльдә, кайбер районнарда көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр һәм яшен фаразлана. Һава температурасы элеккечә диярлек кала: төнлә +10..+16 градус көтелә, ә көндез - + 23..+29 градус.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 1-2 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Көндез һава температурасы +24..+29 градус фаразлана.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев