Иван Шугаевны РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр
Бөтенроссия кыр көнендә «Чистополье» ХК АҖ башкарма директоры Иван Шугаев авыл хуҗалыгы тармагындагы фидакарь хезмәте өчен югары бүләккә лаек булды.
Фото: “Рәсми Татарстан” сайтыннан.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев якташыбызга бүләк тапшырдылар.
Иван Шугаев Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаганнан соң, 2001 елда «Аксубай» КПда СТФ мөдире булып эшли башлый. Алты ел кулланучылар кооперациясе тармагында эшли. 2007 елда башта «Актай» ҖЧҖне, ә аннары шул ук исемдәге агрофирманы җитәкли.
Аның җитәкчелегендә агрофирма үсемлекчелектә һәм терлекчелектә генә түгел, ә ат үрчетү буенча да зур уңышларга ирешә – Татарстан Республикасында рус ыргылышлы токымлы атлар үрчетүдә һәм ат спортын үстерүдә.
Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Иван Шугаев җитәкчелегендәге «Чистополье» холдинг компаниясе – Аксубай районы кырларында уңышлы эш алып баручы өч агрохолдингның берсе.
–Иван Николаевич яшь җитәкче булып эшли башлый, хәзер инде тәҗрибәле идарәче, һәрвакыт үз бурычларын намус белән башкара. Ул җитәкләгән «Чистополье» холдинг компаниясе – район өчен локомотив, биредә югары түләүле эш урыннары да бар, ул район өчен салым базасы булып тора, – ди район башлыгы Камил Гилманов. – Хезмәттәшлек һәм бердәм эш еллары өчен мин аңа рәхмәтле. Иван Николаевич авыл хуҗалыгы тармагына хезмәт итүе белән югары бүләккә лаек. Чираттагы бүләк алуы белән котлыйм! Бертуган Шугаевлар, район башлыгы буларак, миңа таянырга мөмкин булган һәр эштә ышанычлы ярдәмчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев