Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Юрист пенсияне дөрес исәплиләрме-юкмы икәнен ничек тикшерергә кирәклеген аңлатты

Хаталарны вакытында ачыклау өчен юрист пенсия хокуклары һәм тупланмалары турында барлык мәгълүматлар җыела торган шәхси счетны тикшерергә киңәш итте.

Булачак пенсияне исәпләгән вакытта хата китәргә мөмкин, әмма аны пенсия яше җиткәнче үк табарга һәм төзәтергә мөмкин, дип белдерде «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты хокук факультетының ачык хокук департаменты доценты Фатыйма Дзгоева. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Хаталарны вакытында ачыклау өчен юрист пенсия хокуклары һәм тупланмалары турында барлык мәгълүматлар җыела торган шәхси счетны тикшерергә киңәш итте.

Аны «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки Россия Пенсия фонды аша гариза һәм бланклардан башка автомат рәвештә соратып алырга, шулай ук Күп функцияле үзәк яки Пенсия фондының теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук «Россия почтасы» аша заказ бирергә була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев