Автомобильдә чыршы алып кайтканда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү штраф белән яный.
Бу хакта Европа Юридик хезмәте юристы Юлия Цын «Прайм» агентлыгына биргән әңгәмәдә сөйләгән. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
Белгеч сүзләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, йөк йөртүчегә күрү мөмкинлеген чикләргә, идарә итүне катлауландырырга һәм транспорт чарасының тотрыклылыгын бозмаска, тышкы ут приборларын һәм яктылык кайтаргычларын, теркәү һәм тану билгеләрен япмаска, шулай ук кул белән бирелгән сигналларны кабул итәргә комачауламаска тиеш.
Чыршы бер метрдан артыкка артыкка чыгып торган очракта «Зур йөк» билгесе куярга һәм ихтыяҗ булган очракта фонарь яки яктылык кайтаргыч белән билгеләргә кирәк.
Агачларны законсыз кискән өчен штрафтан алып иректән мәхрүм итүгә кадәр җәза каралган. Шуңа күрә чыршы сатып алганда сатучыдан документлар, хәтта расписка сорарга кирәк, дип ассызыклады юрист.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев