Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш өчен бүләкләргә лаек булдылар
Юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең йомгаклау утырышында бүләкләү булды
Аксубай районы территориясендә юлда имгәнүләрне профилактикалау буенча нәтиҗәле һәм актив эш өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына ЮХИДИның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиия секретаре Наталья Садовникова лаек булдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эше өчен Нурлат районындагы “БДД” ДБУнең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова Мактау грамотасы тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев