«Юл әлифбасы-2025» муниципаль бәйгесе финалы «Буратино» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы мәйданчыгында үтте.
Ел саен уздырыла торган «Юл әлифбасы-2025» республика бәйгесенең максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү.
Район бәйгесе ике этапта узды: мәктәпкәчә белем бирү оешмалары базасында һәм муниципаль – «Буратино» балалар бакчасы мәйданчыгында.
Финалда район балалар бакчаларының җиде әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре катнашты.
Бәйге катнашучыларына үзләрен «Визит карточкасы «Фликер – заманча тренд» бәйге биремнәрендә, аның кысаларында балалар яктылыкны кире кайтара торган элементлы костюмнарны якладылар; «Лабиринт» биремнәрендә; «Юл билгесен төзү»дә; «Юл йөрү кагыйдәләре буенча ребус» чишүдә сынап карарга кирәк иде.
Җиңүчеләр булып танылдылар:
Виктория Зорькина, «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе, 1 урын;
Захар Борисов, «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбияләнүчесе, 2 урын;
Иван Маслов, «Рябинка» Мюд балалар бакчасы тәрбияләнүчесе, 3 урын.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче» номинациясендә җиңүче булып – Тимофей Таиркин, (Иске Ильдеряк балалар бакчасы); «Оста җәяүле» – София Глазкова («Радуга» балалар бакчасы), «Иң актив катнашучы» – Степан Чукашов («Кояшкай» балалар бакчасы), «Иң креатив костюм» номинациясендә Дина Федорова («Буратино» гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы) танылдылар.
Җиңүчеләр һәм призерлар Нурлат шәһәренең Юл хәрәкәте иминлеге территориаль идарәсеннән дипломнар һәм бүләкләр алдылар.
Нет комментариев