Иҗтимагый оешма конференциясе узды
Соңгы яңалыклар

Иҗтимагый оешма конференциясе узды

ЧММА хисап чарасында чуаш телен һәм мәдәниятен үстерү һәм саклау буенча иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

Чуаш милли-мәдәни автономиясенең хисап чарасы район башлыгы Камил Гилманов һәм Республика Чуаш автономиясе вәкиле Константин Малышев катнашында үтте.

Конференциядә шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, мәктәпләр җитәкчеләре, туган тел укытучылары, китапханәләр һәм авыл клублары хезмәткәрләре катнашты.

Район оешмасы рәисе Роза Чентаева хисап чыгышында туган телне өйрәнүгә кызыксынуны балалар бакчасыннан башларга кирәклегенә басым ясады.

Район башлыгы Камил Гилманов, райондагы хәлне кыскача тасвирлап, ЧММА, районның башка иҗтимагый оешмалары кебек үк, үз тарафыннан тотрыклылыкны тэәмин итүгә өлеш кертә, дип билгеләп үтте.

– Безнең көч – милләтара һәм конфессияара татулыкта, без бары тик дуслыкта-татулыкта яшәп кенә, тормышыбызның барлык өлкәләрендә уңышларга ирешә алабыз, – дип ассызыклады район җитәкчесе. – Шул исәптән мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дә.

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына нокта куйган «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» муниципаль берәмлекләрнең республика бәйгесендә районның иҗат коллективларының чыгышлары да моны өлешчә раслады. Чарада чыгыш ясаган район мәдәният йорты директоры Ольга Копонева чуаш торак пунктларында авыл мәдәният учаклары эшчәнлегенә объектив бәя бирде. Ул иҗат коллективларының, бигрәк тә балалар коллективларының эшен югары бәяләде.

– Балалар – безнең киләчәгебез һәм без аларны тиешле костюмнар һәм җиһазлар белән акрынлап тәэмин итәчәкбез, – дип билгеләп үтте ул.

Конференциядә чыгыш ясаган чуаш теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Ирина Васикова туган телне һәм аның традицияләрен саклау өлкәсендә хезмәттәшләренең эшенә нәтиҗә ясады. Чыгышлар буенча фикер алышуларда Иске Ильдеряк балалар бакчасы мөдире Ольга Ильденеева һәм Иске Үзи урта мәктәбенең тарих укытучысы Борис Захаров катнашты. Республика Чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Константин Малышев, йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, патриотик тәрбия бирү проблемасына тукталды.

– Ватанпәрвәрлек чыганагы – туган телдә. Үз телен белгән кеше генә ватанпәрвәр була ала, – диде ул. – Ана телен белмәгән кеше, ничек үзенең әти-әнисен, йортын, Ватанын ярата алсын?

Без бүгенге көндә төп бурыч булган патриотлар тәрбияләүне туган телне өйрәнүдән башларга тиеш. Конференция азагында иҗтимагый оешма советының актив әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды


Нет комментариев