Аксубайда өстәл теннисы буенча ярышлар әлеге уен төрен яратучы 25тән артык спортчыны җыйды.
«Яшьлек» универсаль спорт залы мәйданчыгында узган өстәл теннисы турниры Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Ярышларда белем бирү учреждениеләренең 6-9 сыйныф укучылары катнашты.
Мавыктыргыч уенда районның 25тән артык спортчысы катнашты. Егет-кызлар ракетка тупчыгы белән бик җиңел эш иттеләр.
Уйналган партияләр буенча Александр Федоров (Савгач мәктәбе) һәм Әлфинә Камалетдинова (2 нче Аксубай мәктәбе) иң җитезләре булып чыкты. Алар беренче урында. Рейтингның икенче баскычында – Сергей Мельников (Савгач мәктәбе) һәм Зөбәрҗәт Зарипова (Иске Ибрай мәктәбе). Өченчедә – Николай Федотов (Савгач мәктәбе) һәм Алинә Мөхетдинова (Иске Ибрай мәктәбе).
Җиңүчеләр һәм призерлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан
Нет комментариев