Исәпкә алучылар эше куркынычсыз булырга тиеш
Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның төп этабы 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак.
Алдагы елларда бөтен ил буенча узган халык санын алу барышында этләрнең исәпкә алучыларга һөҗүм итүе иң киң таралган вакыйгаларның берсе булган. Алда торган исәпкә алу кампаниясендә катнашучыларның иминлеге өчен кайбер саклау чаралары уйланылган. Алар турында Аксубай статистика бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Лидия Иванова бәян итә.
– Халык санын алу вакытында исәпкә алучыларның куркынычсызлыгы өчен исәпкә алучыларга этләрне электрон куркыту җайланмалары биреләчәк.
Моннан тыш, көтелмәгән хәлләрдән өстәмә яклау өчен, “куркыныч тудырган адресатларга” аларны полиция хезмәткәрләре озата барачак.
Халык санын алу чорында куркыныч вирус пандемиясе белән бәйле кайбер чаралар күреләчәк. Исәпкә алучылар йогышлы авырулар симптомнарын тану буенча укулар узачаклар. Респондентның авыруына кечкенә генә шик булган очракта, исәпкә алучы әлеге йортта эшләү процессын кичекмәстән туктатырга һәм исәпкә алуны ничек узарга кирәклеге турындагы мәгълүматны почта тартмасында калдырырга тиеш. Шулай ук барлык исәпкә алучылар битлекләр һәм кулларны йогышсызландыру чаралары белән тәэмин ителәчәк.
2021 елгы халык санын алуның төп яңалыгы булып Дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге торачак.
Фото: Лидия Иванованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев