«Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсына гаризалар кабул ителә
Җиңүчеләр 21 нче майда игълан ителә.
«Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсына гаризалар кабул итү 15 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Аның максаты – Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту, ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү, мәчетләр тарихын барлау, диелә хәбәрдә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев