Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы раслауга юллана
Логотип проектын Казан Кремлендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы проекты федераль комитетка раслауга җибәрелә.
Кичә логотип проектын Казан Кремлендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте.
Логотип 5 график элементтан тора: Болгардагы Хәтер билгесе, ачык Коръән китабы, лалә чәчәге, рус һәм гарәп телләрендә язу кагыйдәләрен кулланып, «1100» язмасы, Болгар сүзенең гарәп телендә язуы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов логотип проектын хуплауны тәкъдим итте. «Федераль оештыру комитетына кертергә, хуплау алырга кирәк, бу тирән, нигезле эш дип саныйм», — диде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев