Искекыязлылылар үз акчаларына 1,5 миллион сумга экскаватор сатып алганнар
Соңгы яңалыклар

Искекыязлылылар үз акчаларына 1,5 миллион сумга экскаватор сатып алганнар

Иске Кыязлы авылында авыл җирлеге Советы утырышы узды.

Җирлек башлыгы Җәмил Сөләйманов халык алдында 2025 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм 2026 елга планнар белән таныштырды.

Муниципаль берәмлекнең өч авылында барлыгы 471 хуҗалыкта 1005 кеше яши. Шуларның 327се – пенсионерлар, 472се – эшкә яраклы гражданнар, 25е – мәктәп укучылары, бишесе балалар бакчасына йөри. Узган ел ике сабый туган, 15 кеше вафат булган.

Территориядә эшчәнлекне инвесторлар: “Хәнипов А.В.” КФХ һәм “Волга Селект” ҖЧҖ алып бара Шулай ук Хәниф Сруров һәм Фәиз Яруллин хуҗалыклары эшли. Алар җирлектә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә булышалар һәм авыл халкына төрлечә ярдәм кулы сузалар.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан узган ел “Татнефть” компаниясе ярдәмендә Иске Кыязлыда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә яңа һәйкәл ачылган. Әлеге компаниянең грант конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Кызыл Тау авылында суүткәргеч челтәре тулысынча яңартылган.

Узган ел территориядә башкарылган эшләрнең зур өлеше халыкның үз инициативасы һәм ярдәме белән тормышка ашкан.

Иске Кыязлы халкы, районнан һәм республикадан читтә яшәүче якташлары белән берлектә, 1 500 000 сум акча җыеп, авыл өчен МТЗ-80 базасында экскаватор сатып алган. Шулай ук, зиратларны һәм чишмәләрне чистарту һәм матурлау буенча өмәләр даими оештырылган.

Җирлектә эшләнгән төп эшләр үзара салым программасы белән бәйле. Узган ел тупланган үзара салым хисабына 3 авыл урамнарына вак таш салынган, Яңа Кыязлыда әлеге эш тулысынча төгәлләнгән. Ә Кызыл Тауда – 0,5 км урам юлына һәм Иске Кыязлыда ике урамга юл салып бетерергә кирәк. Акчаның бер өлешенә тракторга чапкыч, чишмәгә запас насос сатып алынган. Кызыл Тау авылында үзара салым акчасының бер өлеше чишмәләрне төзекләндерүгә тотылган.

Агымдагы елда үзара салым акчасы юлларга вак таш сатып алуга, Иске Кыязлыда чишмәне төзекләндерүгә, юлларны кардан чистартуга тотылачак, Кызыл Тауда шулай ук вак таш сатып алуга һәм буаны төзекләндерүгә китәчәк. Яңа Кыязлыда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл торгызу, Сөлчә елгасы аша җәяүлеләр күперен ремонтлау, Кызыл Тауда мәдәният йортын яңарту, авылларда балалар мәйданчыклары урнаштыру эшләре планлаштырыла.

Җыенда йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Алмаз Мингулов чыкты. Ул авыл җирлеге эшен уңай бәяләде, сорауларга җаваплар бирде. Киңәйтелгән утырыш авыл активларына рәхмәт белдерү һәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.


Нет комментариев