Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске Үзи авылының үз ял зонасы бар

Район үзәге генә түгел, авыллар да төзекләндерелә. Мәсәлән, Иске Үзидә җәй буе ял итү зонасын төзекләндерү эше алып барылды.

Авыл “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында төзекләндерелгән. Парк территориясендә зур булмаган фонтан, эскәмияләр, урналар, яктырткычлар урнаштырганнар, сәхнәне монтажлаганнар, тротуар салганнар. Үзара салым программасы буенча балалар мәйданчыгы урнаштырганнар.

Төзекләндерү эшләрен шәхси эшмәкәр Равил Равзетдинов башкара. Җирлек башлыгы Надежда Айдова сүзләренә караганда, эшләр сыйфатлы һәм кыска вакытта башкарылган. Төзүчеләр – җаваплы кешеләр һәм алар мактау сүзләренә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев