Иске Тимошкино мәктәбендә муниципаль тәрбия командасы белән очрашу булды
Соңгы яңалыклар

Иске Тимошкино мәктәбендә муниципаль тәрбия командасы белән очрашу булды

«Җәйге карусель» мәктәп яны лагерен ябу алдыннан муниципаль тәрбия командасы «Куркынычсыз каникуллар» әңгәмәсе үткәрде.

Чарада Аксубай районы башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова, тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль координаторы Наталья Хәйруллина, юл хәрәкәте инспекторы Алиса Сафина һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе Татьяна Убейкина катнашты.

Әңгәмә кысаларында белгечләр балалар белән коррупциягә каршы агарту, юл хәрәкәте кагыйдәләре, интернет-куркынычсызлык, хокук белеме, шулай ук өйдә һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар.

Коррупция темасына аерым игътибар бирелде – балаларга үтемле уен формасында бу күренешнең җәмгыятькә ни өчен зыян китерүен һәм һәрвакыт намус белән эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Чара җылы атмосферада узды. Мондый очрашулар укучыларга мөһим тормыш принципларын: яхшы һәм начар гамәлләр арасындагы аерманы аңларга, намуслылык һәм гаделлек кыйммәтләрен үзләштерергә ярдәм итә.

Фото «Беренчеләр хәрәкәте» архивыннан.


Нет комментариев