Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегенең 2021 елга планнары зурдан
Соңгы яңалыклар

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегенең 2021 елга планнары зурдан

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы көн тәртибенә 2020 елда башкарылган эшләргә анализ ясау һәм 2021 елга планнар билгеләү кертелде

Җирлектә 719 кеше яши. Хисап елында 6 бала туган, 14 кеше вафат булган. Авылда яшәүчеләрнең күпчелеге пенсионерлар булганлыктан, үлүчеләр саны күп. Җирлектә бер урта һәм 2 башлангыч мәктәптә 61 бала белем һәм тәрбия ала.

Бүгенге көндә җирлек территориясендә “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Волжская” ширкәте, “Раздолье” ҖЧҖ эшчәнлек алып бара, пай җирләрен арендага алган өчен исәп-хисап вакытында ясалган. Әнвәр Шәрифуллин крестьян-фермер хуҗалыгы ит һәм сөт җитештерү юнәлешендә тотрыклы эшли.

Җирлек халкы сөт җыючыларга сөт тапшырып, зур матди ярдәм ала.

Җирлек халкы дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм программаларында катнашып, сыерлар, кәҗәләр, атлар асрауга, ветеринария хезмәте күрсәтүгә субсидияләр алган.

2020 ел өчен җыелган үзара салым акчасы кышын юлларны карап тотуга, янгын сүндерү машинасына ягулык салуга, Түбән Татар Майнасында су трассасын төзекләндерүгә, юллар төзүне дәвам итүгә тотылган. Дүрт авылга барлыгы 748 метр юл салынган. 2020 елда Федераль программа буенча Иске Адәмсуы-Савруш трассасына 2 километр юл салынган. Юлларны төзекләндерү 2021 елда да дәвам итәчәк.

Җирлектә барлык яктырткычлар да энергия саклаучы лампаларга алмаштырылган. Чүплек проблемасы да көн тәртибеннән алынган, моның өчен контейнерлар урнаштырылган. Иске Татар Адәмсуы авылында ял паркы булдырылган, Бөек Ватан сугышында катнашучы якташлар истәлегенә һәйкәл төзелгән. Бу объектларны зурлап ачу тантаналары 2021 елда булыр дип көтелә. Әлеге эшләрне башкаруда игелекле иганәчеләр финанс ярдәме күрсәткән. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары Сәетгәрәй Гайфетдин улы Гайфетдиновның якты истәлегенә мемориал такта куелган. Өлкән яшьтәге гражданнарның өйләрендә 40лап янгын сигналлары урнаштырылган. “Ярдәм янәшә” акциясе буенча мохтаҗларга азык-төлекләр өләшенгән. Пандемия таралган чорда ялгызларга һәм өлкәннәргә даруларны, азык-төлекне өйләренә алып килеп биргәннәр. Су проблемасы өлешләп хәл ителгән, буалар тәртипкә китерелгән. Түбән Майна һәм Чуаш Майнасы авыллары арасындагы асылма күпер ремонтланган.

Зиратларны чистарту эшләрен оештыруда Дамир Шәрәфетдинов, Әсхат Мифтәхов, Рафыйк Насыйров, Илнар Сафиуллин һәм Рамил Хәсәнов зур активлык күрсәткәннәр. Дүрт авылда да мәчет чирләре теркәү үткән.

2020 Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан мәктәпләрдә һәм мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелгән.

2021 елга планнарга килгәндә: Түбән Майна мәдәният йортына капиталь ремонт таләп ителә, Иске Адәмсуы авылында ГТС ясау, су трассаларын ремонтлау, Такталы, Яңа Адәмсуы авылларында балаларга автобус көтеп тору өчен тукталышлар кирәк, Иске Татар Адәмсуы авылы мәчетенең 100 еллык юбилеен үткәрүгә әзерлек эшләре алып бару, авыл урамнарына юллар салуны дәвам итү.

–Безнең авыл җирлегенә 4 авыл керә, димәк, килеп туган барлык мәсьәләләрне дә дүрткә тапкырларга кирәк. Авыл зурмы, кечкенәме, ул бар икән, аның барлык инфраструктуралары да: зираты да, суы да, уты да, биләмәләре дә зур авылныкы кадәр. Халыкны борчыган барлык мәсьәләләрне дә җыелып хәл итәбез, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Энҗе Хөснуллина. Һәм алга таба да шулай килешеп эшләргә чакырды.

Җыенда катнашкан район башлыгы Камил Гилманов җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде.


Нет комментариев