Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы тулы зал белән үтте. Анда катнашучы кешеләренең бүгенге тормыштан канәгать булулары аларның йөзләреннән күренеп тора иде.
Җирле хакимият башлыгы Энҗе Хөснуллина чыгышыннан моның өчен барлык шартлар да бар, дигән нәтиҗәгә килделәр. "Аксу Агро" ҖЧҖ агрофирмасы пай җирләре өчен халык белән исәп-хисап ясаган, җирлек территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм программалары эшли. Авыл халкы артып калган сөтне сөт җыючыларга тапшыра, бу гаилә бюджетына яхшы ярдәм булып тора.
Пилорама һәм агач эшкәртү цехы ачкан шәхси эшмәкәр Гүзәлия Габдуллина тырышлыгы белән халыкның төзелеш алып бару мөмкинлеге арткан.
Җирлек бюджеты салым җыю буенча 162 процентка үтәлгән.
Үзара салым программасы буенча җыелган акча күләме 362 500 сум тәшкил иткән. Республикадан 1 450 000 сум финансланган.
Узган ел җирлек территориясендә махсус программа буенча 1258 метр су үткәргеч сузылган, 5 янгын гидранты урнаштырылган, 10 кое төзелгән һәм бу эшләр 2023 елда да дәвам итәчәк. Барлыгы 3272 метр трасса сузу планлаштырыла.
Тик Такталы авылында су проблемасы кискен кала. Суүткәргечләрнең таушалган хәлдә булуы сәбәпле, алар бик еш сафтан чыга. Гәрчә авыл кешеләре үзара салым акчасының әһәмиятен аңласалар да, читтән финанс ярдәме булмаганда, бу акчаларга гына авылларны су белән тәэмин итү мөмкин түгел. Узган ел Яңа Татар Адәмсуы авылында суэтем башнясы территориясен СанПиН таләпләре буенча тотып алганнар. Җәйге чорда янгыннан ышанычлы саклау чарасы булган буа ярларын ныгытканнар.
Бүгенге көндә җирлек территориясендә 9 иске һәм 14 яңа чүп контейнерлары бар. Үзара салым акчалары кышкы чорда юлларны карап тотуга, янгын сүндерү машинасына ягулык салуга, Такталы авылында суэтем башнясы сатып алу һәм урнаштыруга, авыл эчендәге урамнарны тәртипкә китерүгә тотылган. Аларга вак таш түшәү агымдагы елда да дәвам итәчәк. Тиешле программа кысаларында авыл юллары зур юл белән тоташкан. 2023 елда җирлеккә Иске Татар Адәмсуы авылында ГТСка капиталь ремонт ясарга, Такталы авылында мәктәп автобусы өчен павильон куярга, авылны су белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә, Яңа Татар Адәмсуы авылында су башнясын алыштырырга туры киләчәк. Түбән Майна авылы янындагы Кече Чирмешән елгасы аша ГТС өчен проект-смета документациясе эшләнергә тиеш.
Җирлек башлыгы Энҗе Хөснуллина ел дәвамында мөһим проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Камил Гилмановка һәм җирлекнең актив гражданнарына рәхмәт сүзләре җиткерде.
–Алда торган бурычларны без сезнең белән бергә хәл итәргә сәләтле, әлбәттә, әгәр сез узган елдагы кебек актив булсагыз, – дип ассызыклады җирле хакимият җитәкчесе.
Җыенда полиция бүлеге, мәктәп, медицина учреждениеләре һәм «АксуАгро» авыл хуҗалыгы вәкилләре чыгышлары тыңланды.
Нет комментариев