Иске Мокшино мәктәбе укучыларын бүләкләр белән Кыш бабай һәм Кар кызы сөендерде
Иске Мокшинода “Кыш бабай һәр йортка” дигән яңа ел акциясе узды.
Авыл клубы хезмәткәрләре Кыш бабай булып киенгән җирле депутат Юрий Матросов белән балалар тәрбияләнгән, пенсионерлар яшәгән һәм йорт хуҗасы РФ Кораллы Көчләренә мобилизацияләү буенча чакырылган гаиләләрдә булдылар. Балалар һәм өлкәннәр өчен йортта әкият персонажларының пәйда булуы көтелмәгән сюрприз булды! Алар яңа ел кунакларын шатланып каршы алдылар, алар белән аралаштылар һәм татлы бүләкләр алдылар. Тәэсирләр ел дәвамына җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев