Иске Кыязлыда һөнәрләре буенча иң яхшыларны билгеләп үттеләр
Соңгы яңалыклар

Иске Кыязлыда һөнәрләре буенча иң яхшыларны билгеләп үттеләр

Иске Кыязлы авыл җирлегендә төрле тармакларда эшләүчеләрне хезмәтләре өчен бүләкләделәр.

 

Район башлыгы Камил Гилманов Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү мәктәбе тәрбиячесе Розалия Җәләлетдиновага күпьеллык хезмәте һәм үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур өлеш керткәне, вазыйфаи бурычларын сыйфатлы һәм җаваплы үтәве һәм җирлекнең иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Намуслы хезмәте, кешеләргә вакытында ярдәмгә килә белүе һәм җирлек тормышында актив катнашуы өчен социаль хезмәткәр Раилә Хөсәенова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Күпьеллык хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне, җирлек тормышында актив катнашканы өчен Иске Кыязлы авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гөлсинә Галиуллина район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Күпьеллык хезмәте һәм мәгариф һәм тәрбия эшенә зур өлеш керткәне өчен һәм юбилее уңаеннан мәгариф бүлеге Мактау грамоталарын педагогика ветераны Гөлсинә Мөгыйнова һәм рус теле укытучысы Зөлфия Абрарова алды.

 


Нет комментариев